Юсупов Рүзәл
Тәрҗемә һәм дөрес сөйләм мәсьәләләре
КЕРЕШ СҮЗ
Хәзерге вакытта сөйләмебездә, татарча газета-журналларда, радио-телевидение тапшыруларында, фәнни хезмәтләрдә һәм рәсми кәгазьләрдә, төрле документларда, хәтта матур әдәбият әсәрләрендә дә телебезне бозып куллану күренешләренә шактый еш тап буласың. Хакыйкать шул: телдән һәм язма сөйләмебездәге ялгышлар көннән-көн арта бара.
Моның бер сәбәбе туган телне начар белү булса, икенчесе бер телдән икенче телгә дөрес тәрҗемә итә белмәү.
Безнең тормышыбызда русчадан татарчага тәрҗемә итү әһәмиятле урын били. Мәгълүмат чараларындагы материалларның күбесе рус теленнән тәрҗемә итеп алына, тәрҗемә фәнни эшләрдә, документ һәм канцелярия кәгазьләрендә, рекламада һәм башка өлкәләрдә дә киң кулланыла. Әмма боларны, нигездә, бу эшкә өйрәтелмәгән кешеләр башкара, шунлыктан тәрҗемәдә еш кына чыганак телдә (оригиналда) белдерелгән мәгънә дә, тәрҗемә теле үзе дә бозылуга дучар була.
Бу китап, шушы проблеманы истә тотып, тәрҗемәчеләрнең сыйфатлырак итеп эшләвенә ярдәм итү максатында әзерләнде. Монда бер телдән икенче телгә тәрҗемә итүнең иң әһәмиятле кагыйдәләре (принцип, метод һәм ысуллары) бәян ителә, бүгенге көндә тәрҗемә материалларында очрый торган күп санлы тел ялгышларына анализ ясала, уңай мисаллар үрнәгендә алардан арыну юллары күрсәтелә.
Укучылардан, китапка карата фикерләрен, тәкъдимнәрен белдереп, нәшрият адресы белән авторга мөрәҗәгать итүләрен үтенәбез. Алар, рәхмәт хисләре белән кабул ителеп, киләчәк басмаларда исәпкә алыныр.
ТӘРҖЕМӘНЕҢ ТӨП ТАЛӘПЛӘРЕ
(ПРИНЦИПЛАРЫ)
Һәртөрле тәрҗемәгә куелган иң әһәмиятле, хәлиткеч таләп шуннан гыйбарәт: ул тәрҗемә ителә торган материалның (оригиналның) эчтәлеген, мәгънәсен әдәби телдә мөмкин булганча дөрес һәм тулы итеп бирергә тиеш.
Мәгънәне, эчтәлекне тулы бирү принцибы тәрҗемә төгәл булырга тиеш дигән таләп белән аерылгысыз. Тәрҗемә төгәл булмаса, анда оригиналның мәгънәсе тулы бирелә алмый һәм, киресенчә, оригиналның мәгънәсе тулы бирелмәсә, тәрҗемәнең төгәл булуы мөмкин түгел.
Төгәллек проблемасы элек-электән үк тәрҗемә мәсьәләләре белән шөгыльләнүчеләрнең игътибар үзәгендә торган һәм еш кына бәхәсләр дә китереп чыгарган
Бу хакта В. Г. Белинский бик әһәмиятле фикерләр әйтеп калдырган. Ул тәрҗемәчеләргә оригиналның уңышлы яклары да, уңышсыз яклары да үзгәртелмичә, төгәл бирелергә тиеш дигән катгый таләп куя. Аның «Матур әдәбият тәрҗемәсендә бернинди төшереп калдырулар да, өстәүләр дә, үзгәртүләр дә булырга тиеш түгел. Әгәр әсәрдә кимчелекләр бар икән, алар да нәкъ шулай, үзгәртелмичә бирелергә тиеш» дигән сүзләре хәзерге заман тәрҗемәчеләре өчен лозунг булып торырга тиеш, ул матур әдәбият тәрҗемәсе өчен генә түгел, башка төр тәрҗемәләр өчен дә әһәмиятле.
Безнең хәзерге шартлардагы тәрҗемә практикасында аңлы рәвештә җитди сәяси хаталар җибәрү юк кебек, хәер, аның җирлеге дә калмады дияргә була. Әмма шулай да төрле сәбәпләр: тәрҗемәченең игътибарсызлыгы, оригинал телен яхшы белмәве, тәҗрибәсе җитмәве һ. б. аркасында кайбер тәрҗемәләрдә җитди генә мәгънә хаталары очрый әле. Мәсәлән, хатын-кызның иреннән яки егетеннән кечерәк булуы гадәти хәл дигән җөмләдә кечерәк сүзе ялгыш мәгънәдә кулланылган. Тексттан аңлашылганча, җөмлә егетеннән яшьрәк булуы гадәти хәл рәвешендә төзелергә тиеш иде.
Мәгънә ялгышлары татар теленнән рус теленә сүзлек буенча, сүзгә-сүз (подстрочник) тәрҗемә ителгән матур әдәбият әсәрләрендә дә сизелерлек урын алып тора. Шундый хаталар аркасында, мәсәлән, Ф. Хөснинең «Җәяүле кеше сукмагы» романының русчага тәрҗемәсендә әсәрнең милли колориты, сәнгатьлелек дәрәҗәсе шактый түбәнәйгән.
Эчтәлек формадан башка булмый: алар аерылгысыз бәйләнештә. Матур әдәбият әсәренең дә тәрҗемәдә мәгънәсен, эчтәлеген, фикерен бирү турында гына сүз йөртеп, икенче телгә аның формасын да күчерү турында онытырга мөмкин түгел. Югыйсә эчтәлек һәм форма бердәмлеге бозылыр иде. Шуңа күрә оригиналның форма элементларын икенче телдә гәүдәләндерү тәрҗемә принципларының иң әһәмиятлеләреннән санала.
Форманы бирү үзмаксат түгел, аны икенче телгә күчерү оригиналның эчтәлеген тулы гәүдәләндерү бурычы белән бәйләнгән.
Тәрҗемәдә әсәрнең формасын бирү форманы тәшкил итә торган образлылык элементларын, сурәтләү чараларын, җөмлә төзелешен, сүз тәртибен, интонацияне һ. б.ны икенче телгә күчерүне, дөресрәге, икенче телдә аларга тиң чаралар табуны күздә тота. Тәрҗемәдә матур әдәбият әсәренең формасын бирү аның сәнгатьлелек үзенчәлеген, интонациясен, эмоциональлеген, автор стилен гәүдәләндерү дигән сүз.
Оригиналның форма үзенчәлекләрен гәүдәләндерүгә күренекле тәрҗемәчеләр, теоретиклар элек-электән игътибар итеп килгәннәр һәм, тулы кыйммәтле тәрҗемәгә ирешү өчен, форма элементларын да мөмкин кадәр тулы сакларга кирәк дип исәпләгәннәр. Данлыклы «Адольф» әсәренең тәрҗемәчесе П. А. Вяземский бу хакта менә ничек язган: «Тәрҗемә ике ысул белән башкарыла: берсе бәйсез, икенчесе бәйле. Беренчесе белән эшләгәндә, тәрҗемәче, оригиналның мәгънәсен һәм рухын үзенә сеңдереп, аңа үз формаларын сала; икенчесе белән эш иткәндә, оригинал формаларын да сакларга тырыша, шул ук вакытта ул телнең стихияләрен дә исәпкә ала, әлбәттә. Беренче ысул уңайлырак, икенчесе җайсызрак, мин икенчесен сайлап алдым».
Россия тәрҗемә теориясе дә оригиналның форма үзенчәлекләре икенче телдә максималь тулы сакланырга тиеш дип өйрәтә, һәм тәрҗемәчеләр шул принципка таянып эш итәләр.
Форманы тулы гәүдәләндерү турындагы кагыйдә оригинал тәрҗемәгә стиль ягыннан туры килергә тиеш дигән принципка кайтып кала. Чыннан да, оригиналның үзенчәлекләре: сурәтләү чаралары, образлылык элементлары, интонациясе һ. б. икенче телдә тулы кыйммәтле итеп бирелә икән, бу тәрҗемә оригиналга стиле буенча тиң дигән сүз. Икенче төрле әйткәндә, тәрҗемәче үзе эш иткән телдә авторга хас язу алымнарына: әйтик, билгеле бер характердагы тропларга, гади сөйләм сүзләренә, диалекталь сүзләргә, җөмлә төзелешенә һ. б.га туры килерлек чаралар таба һәм, шулай итеп, оригинал стиленә тиң стиль булдыра.
Сөйләгән сүзләргә йомгак ясап, матур әдәбият тәрҗемәсенә тагын бер шарт куярга мөмкин. Оригиналга мәгънәсе, эчтәлеге, формасы һәм стиль үзенчәлекләре буенча тиң тәрҗемә аңа эстетик яктан да туры килә. Чөнки матур әдәбият әсәренең эчтәлек һәм форма бердәмлеге укучыда билгеле бер эмоцияләр, кичерешләр тудыра, аңа тәэсир итә, икенче төрле әйткәндә, ул билгеле бер эстетик әһәмияткә ия була. Ә инде эчтәлек белән форма бердәмлеге икенче телгә тулы кыйммәтле килеш күчерелә икән, тәрҗемә оригиналга эстетик яктан да тиң була, һәм ул шулай булырга тиеш тә. Бу сыйфат тәрҗемәнең төп принципларыннан берсен тәшкил итә.
Тәрҗемәдә кайчак ялгыш төгәллеккә тиңләштерелә торган, ләкин, асылда, аның белән уртаклыгы булмаган бер төшенчә хәрефкә-хәреф тәрҗемә (буквализм) төшенчәсе бар.
Тәрҗемә теориясе хәрефкә-хәреф тәрҗемә итү булмаска тиеш дип өйрәтә. Чөнки, болай эшләгәндә, оригиналның эчтәлеген, мәгънәсен, сәнгать үзенчәлекләрен, авторның стилен тулы биреп булмый, шуның өстенә тәрҗемә теленең нормалары бозыла, һәм ул укучыга авыр аңлашыла.
Хәрефкә-хәреф тәрҗемә методы белән эш иткәндә, тулы кыйммәтле, оригиналга тиң тәрҗемәгә ирешеп булмавы турындагы фикер элекке вакытлардан ук күп кенә күренекле әдәбият, тел әһелләре тарафыннан әйтелгән. Мәсәлән, А. С. Пушкин ук инде хәрефкә-хәреф тәрҗемәләрне тәнкыйтьләп чыккан булган. Мильтонның «Югалган оҗмах» әсәренең тәрҗемәсе турында ул болай дип язган: «Һичшиксез, Шатобриан, Мильтонны сүзгә-сүз бирергә тырышса да, тәрҗемәсендә мәгънә һәм әйтелеш дөреслеген саклый алмаган. Сүзгә-сүз тәрҗемә беркайчан да дөрес була алмый». Хәрефкә-хәреф тәрҗемәне төгәллек белән бутарга ярамый. Тәрҗемәдә төгәллек принцибы ул оригиналның мәгънәсен, форма үзенчәлекләрен мөмкин кадәр дөрес итеп, ягъни оригиналны максималь тулы итеп бирүгә юнәлтелгән принцип. Шушы бурычны үтәү процессында оригинал теленең теге яки бу элементлары икенче телгә сүзгә-сүз күчерелергә мөмкин. Ләкин бу аңлы рәвештә оригинал үзенчәлекләрен бик төгәл, тулы бирү максатында эшләнелә, һәм монда оригиналның эчтәлегенә дә, формасына да зыян килми, тәрҗемә теле дә бозылмый. Хәрефкә-хәреф тәрҗемә ул шундый тәрҗемә: анда оригинал теле элементларын калькалаштыру аның эчтәлек һәм форма бердәмлеген тулы бирүгә хезмәт итми, киресенчә, аны ялгыш, буталчык итеп күрсәтә, шуның өстенә тәрҗемә теленең нормаларын боза. Димәк, төгәллек төшенчәсе тулы кыйммәтле, дөрес тәрҗемәне күздә тотса (төгәл тәрҗемә составына, аның бер өлеше буларак, урынлы сүзгә-сүз тәрҗемә керергә мөмкин), хәрефкә-хәреф тәрҗемә начар тәрҗемәне, тискәре күренешне белдерә.